Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы узды

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 25 сентябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы утырышында катнашты.

Утырыш барышында Рөстәм Заһидуллин парламентарийларга түбәндәге закон проектларын тәкъдим итте:

 «Татарстан Республикасында дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында».

 Документ Татарстан Республикасының яңа дәүләт бүләген - «Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медален гамәлгә куюны күздә тота.

Медаль белән Татарстан Республикасы дәүләтчелеге үсешенә, аның социаль-икътисадый потенциалын, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм килешүне ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклау һәм арттыруга сизелерлек өлеш (зур өлеш) керткән, Татарстан Республикасы авторитетын үстерүгә ярдәм итүче профессиональ һәм иҗтимагый эшчәнлектә зур казанышларга ирешкән гражданнарны бүләкләү тәкъдим ителә.

«Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында», ул Чаллы шәһәре суд районы буенча гамәлдәге суд участоклары чикләрен үзгәртүне күздә тота. Бу исә җәмәгать судьяларына һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренә төшкән эш күләмен оптимальләштерергә, шулай ук гадел хөкем эшләренең сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәк.

 «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында», аны эшләү Россия Федерациясе Бюджет кодексына кертелгән үзгәрешләргә бәйле. Закон проекты дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга субвенцияләрнең гомуми күләме һәм аны муниципаль берәмлекләр арасында бүлү Субвенцияләр күләмен билгеләү методикасы нигезендә билгеләнүен күздә тота. 

Закон проекты муниципаль берәмлекләрне финанслауга һәм аларга субвенцияләр исәпләп бирүгә үзгәрешләр кертүне күздә тотмый, техник характерда.

Утырыш нәтиҗәләре буенча барлык закон проектлары да депутатлар тарафынан хупландылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International