2019 елның 27 сентябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия Империясенең беренче юстиция министры Гавриил Романович Державин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.
Чара Россия юристлар ассоциациясе рәистәше, Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законлылык буенча комитеты рәисе , РФ Президенты каршындагы граждан законнарын кодификацияләү һәм камилләштерү советы рәисе Павел Крашенинников һәм “Россия юристлар ассоциациясе” Татарстан төбәк бүлеге рәисе Илдар Халиков катнашында узды.
Павел Крашенинников Казанга «Вестник гражданского процесса» журналының «Вестник гражданского права» журналы редакциясе белән берлектә уздырыла торган VI Симпозиумында катнашыр өчен килгән иде.