Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллинның Өлкәннәр көне уңаеннан котлавы

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре! Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез!

Өлкәннәргә карата хөрмәт алга баручы җәмгыятьнең иң зур кыйммәтләренең берсе. Бу көнне без киләчәк буыннарның тормышы матур булсын өчен үз көчләрен кызганмыйча тырышучыларны тәбриклибез.

Сезнең бәяләп бетергесез хезмәтегез, рухи көчегез һәм туган республикагызга карата булган мәхәббәтегез өчен тирән ихтирам хисләренә төрелгән рәхмәтләребезне кабул итегез! Сезгә нык сәламәтлек,  яхшы кәеф, озын гомер, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның ныклы терәген, ихтирамын теоп яшәвегезне телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International