2019 елның 3 октябрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.
Экспертлар советы тарафыннан түбәндәге закон проектлары каралды һәм хупланды:
1) «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;
2) «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;
3) «Муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм статусларын билгеләү турында Татарстан Республикасының аерым законнарына үзгәрешләр кертү хакында».