2019 елның 9 октябрендә ТР Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә нәтиҗәләре буенча “Балигъ булмаганнарны иң яхшы иҗтимагый тәрбияләүче” республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнгән конкурс комиссиясе утырышы узды.
Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнде:
«Милли традицияләрдә тәрбияләү»,
«Иҗади якын килү»,
«Уңышка юл»,
«Гражданлык позициясе»,
«Тормышка юллама»,
« Балачакны саклау»,
«Ватан файдасына».
Республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын тантаналы бүләкләү 2019 елның 15 октябрендә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында булачак.