“Россия юристлар ассоциациясе” Татарстан төбәк бүлеге советы утырышы

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

2019 елның 11октябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлеге советы утырышында катнашты.

Утырыш барышында Совет әгъзалары Г.Ф.Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен алуга гаризалар кабул ителү һәм “Ел юристы” Татарстан Республикасы юридик премиясен уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырыш тәмамлангач төбәк бүлегенең гомуми җыелышы узды, анда 2019 елның I-III кварталларындагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләнелде, Ассоциациянең VII съездына делегатлар сайлау каралды, шулай ук 2019 елның IV кварталына һәм 2020 елга эш планнары проектлары тәкъдим ителде.

Чара ахырында Илдар Халиков РФ Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафинга, РФ СПФХИ ТР буенча Казан шәһәре Совет районы буенча 1 нче суд приставлары бүлегенең суд приставы- башкаручысы Елена Нейманга һәм РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсенең РФ субъектларының норматив хокукый актлар мәсьәләләре буенча эксперты – белгече Элеонора Фәрхетдиновага Россия Юристлар ассоциациясе төбәк бүлегенең рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International