2019 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасының түбәндәге закон проектлары каралды:
«Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 24 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» (эшләүче – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы);
«Махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» (эшләүче – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы).