2019 елның 15 октябрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов ТРда территориаль иҗтимагый үзидарәнең координацияләү советы утырышында катнашты. Утырыш ТР муниципаль берәмлекләр соыветында Ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Әхмәтвәлиев Тимур Дамир улы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының муниципаль берәмлекләрне үстерү бүлеге башлыгы Зареева Юлия Сергеевна, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының төбәкләр бюджетлары белән үзара хезмәттәшлек буенча бүлек башлыгы урынбасары Ханзафарова Фәридә Әсгать кызы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы урынбасары Ахмаметов Рамил Мәгъсүм улы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларга салым салу һәм иминләү кертемнәрен администрацияләү бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Шәфиева Илмира Илдус кызы катнаштылар.
Утырыш кысаларында анда катнашучылар Татарстан Республикасы Министлар Кабинетының “Татарстан Республикасының бу елдагы иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсы турында” карарына кертелгән үзгрешләр турында, аерым алганда, Конкурс турындагы нигнезләмәгә 1 нче кушымтаны актуальләштерү турында фикер алыштылар, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарәләргә салым салу мәсьәләсен карадылар һәм төп юнәлешләр буенча докладларны тыңладылар.