“Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарны иң яхшы иҗтимагый тәрбияләүче – 2019” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

2019 елның 15 октябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарны иң яхшы иҗтимагый тәрбияләүче – 2019” конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасында катнашты. Тантана Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады һәм Зеленодольск, Лаеш, Азнакай районнарының муниципаль комиссияләре рәисләренә һәм Арча районы, Чаллы шәһәре һәм Казан шәһәренең Совет районы комиссияләренең җаваплы секретарьларына рәхмәт хатларын тапшырды.

Конкурста Азнакай, Апас, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зеленодольск, Лаеш, Минзәлә, Менделеевский, Саба, Лениногорски, Нурлат, Балык Бистәсе, Чистай, Ютазы муниципаль районнары, Чаллы һәм Казан шәһәрләренең иҗтимагый тәрбиячеләре җиңүчеләр булдылар.

Конкурсны ел саен уздыру балаларның күзәтүчесезлекләрен, балигъ булмаганнарның хокук бозу очракларын кисәтү, шулай ук гаиләне һәм балачакны яклау буенча конституцион нормаларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International