Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен кабул итү

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

2019 елның 16 октябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов видеоконференцэлемтә режимында “Муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру” темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен кабул итте.

Чарада ТР прокуратурасының федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек буенча идарәнең 2 нче бүлеге прокуроры Артур Потапов, ТР Дәүләт торак инспекциясенең юридик бүлегенең әйдәп баручы советнигы Раушания  Сөләйманова, җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнаштылар.

Видеокабул итү кысаларында муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру, планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздыру, фатир өчен вакытында түләмәгән һәм торак урыннардан файдалану кагыйдәләрен бозган гражданнарга карата чаралар күрү, кабат планлаштыру уздыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International