Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 16 октябрендә Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар узды.

Комиссия утырышында бәйсез эксперт сыйфатында Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры Әнәс Гатауллин катнашты.

Конкурсларда 12 кеше катнашырга тиеш иде, аларның өчесе конкурска килмәде.

Конкурсларны уздыру нәтиҗәләре буенча һәм комиссия карары белән хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү бүлегенең әйдәп баручы советнигы вазыйфасына җиңүче булып Сибатрова Надежда Михайловна танылды.

Конкурс комиссиясе тарафыннаннан  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертү тәкъдим ителде:

Винников Кирилл Дмитриевичны;

Лёвкина Полина Павловнаны;

Миңнегулов Тимур Рөстәм улын;

Шабаев Адель Рөстәм улын.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты вакантлы вазыйфасына җиңүче билгеләнмәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International