Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышында катнашты

2019 елның 18 октябре, җомга

2019 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Роман Гафаров рәислегендә Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышы узды.

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин утырыш кысаларында министрлыкта җәмәгать судьяларының суд актларын “Интернет” челтәрендә урнаштыру буенча алып барыла торган эшләр турында сөйләде.

Министрлык тарафыннан квартал саен суд актларын үз вакытында урнаштыру тикшерелеп тора, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә суд эшләрен алып бару мәсьәләләре буенча практик һәм методик ярдәм күрсәтелә.

Рөстәм Заһидуллин  җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре бастырып чыгарылмаган суд актларының детальләштерелгән исемлеген алсыннар өчен “Җәмәгать судьялары” программа комплексы эшләп бетерелгәнлеген әйтте, бу Җәмәгать судьялары порталында урнаштырылган актларга оператив анализ ясау мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International