2019 елның 18 октябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә тапшырылган ТР аерым дәүләт вәкаләтләрен башкару өчен җаваплы затлар арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс комиссиясе утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының хокукый идарәсе башлыгы Андрей Гревцов, җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Столяров, Комиссия рәисе урынбасары, юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова, Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов катнаштылар.
Утырыш барышында конкурсның сайлап алу һәм финал этапларын оештыру һәм уздыру турында мәгълүмат яңгырады, һәр номинациядә җиңүчеләр исемлеге расланды.
Инде билгеле булганча, конкурс ике юнәлеш буенча узды:
«Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре»;
«Җирлекләрдән муниципаль регистны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча иң яхшы җаваплы зат».
Утырыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип танылдылар:
«Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре» номинациясендә – Тукай муниципаль районы башкарма комитетының баш белгече, административ комиссиянең җаваплы секретаре Миңнеханова Гүзәл Ринат кызы.
«Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре» номинациясенең икенче категориясендә – Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге административ комиссиясенең баш белгече (җаваплы секретаре) Хәмзина Айзирә Фәрит кызы;
«Җирлекләрдән муниципаль регистны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча иң яхшы җаваплы зат» номинациясендә - Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы советы юридик бүлегенең баш белгече Закиров Салават Рәхимулла улы.