Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз профессиясендә иң яхшысы» конкурсы ярымфиналына узучылар билгеле

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

2019 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз профессиясендә иң яхшысы» конкурсын оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча сайлап алу этабын узган һәм конкурсның ярымфинал стадиясенә кергән катнашучыларның исемлеге расланды.

«Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты» номинациясендә ярымфинал этабына уздылар: Д.Ф.Шәймәрданова, А.Г.Сәгъдиева, Т.В.Колесник, Г.А.Сәфәргалиева, А.Р.Никишина;

 «Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы суд утырышы секретаре» номинациясендә: З.Д.Гладкова, П.Н.Иванова, Г.Х.Хисамова, Э.Р.Хәбирова, А.Р.Тимерханова;

 «2 разрядлы өлкән белгеч - җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире» номинациясендә Г.Б.Әхмәдиева, З.Н.Мозаффарова, А.Р.Реутова;

 «Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы 2 разрядлы белгече» номинациясендә А.И.Гыйрфанова, Н.М.Вәлиуллина, Р.А.Сөнгатуллина, Ю.Р. Галимҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International