2019 елның 23 октябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Алабуга муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү кысаларында Мөхәррәм Ибәтов тарафыннан гражданнардан җир законнары, суд карарларының үтәлеше, полиция органнары эшчәнлеге, хезмәт хакы буенча түләүләрне тоткарлау һәм башкаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр каралды. Мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы тиешле күрсәтмәләр бирелде.
Моннан тыш, Алабуга муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ольга Ильина, районның Хокукый палатасы рәисе Ольга Бусыгина һәм җирле үзидарә органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерү программаларын гамәлгә ашыруга, муниципаль норматив хокукый актларны бастырып чыгаруга, шулай ук аларга коррупциягә каршы экспертиза уздыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.