Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 октябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республиканың җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.

Тантаналы чара ТР Дәүләт Солветы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гилазов, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Виктор Демидов һәм Суд департаментының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Ибраһимов катнашында узды.

Рөстәм Заһидуллин судьяларны котлап, аларга эшләрендә уңышлар теләде. Бу көнне 11 җәмәгать судьясына таныклыклар тапшырылды.

Тантана ахырында ТР Кайбыч суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Гөлчәчәк Рафаэль кызы  үзләренә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International