2019 елның 24 октябрендә “Россия юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районындагы Яңа Чишмә һәм Зирекле авылларында яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештырылды.
Гражданнарны пенсия белән тәэмин ителеш, сәламәтлек саклау, авыл җирлекләрендә нотариаль гамәлләр кылу, торакка хокук, хезмәткә хокук, үзмәшгуль гражданнарга салым режимы, үзара салым һәм мирас мәсьәләләре кызыксындыра.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан әлеге чарада хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Лилия Мурадымова катнашты.