Республика җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурсның ярымфинал этабы

2019 елның 1 ноябре, җомга

2019 елның 1 ноябрендә Юстиция министрлыгында республика җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурсның ярымфинал этабы узды.

Конкурсның ярымфинал этабы түбәндәге темалар буенча 40 сораудан торган тест узудан гыйбарәт:

Россия Федерациясенең суд системасы;

Россия Федерациясенең гражданлык, җинаять һәм административ законнары;

Суд эшчәнлеге;

Дәүләт граждан хезмәте;

Рус теле орфографиясе һәм пунктуациясе;

Вазыйфаи бурычлар.

Конкурсның ярымфинал этабында “Җәмәгать судьялары аппаратының иң яхшы консультанты” һәм “Җәмәгать судьялары аппаратының иң яхшы суд утырышы секретаре” номинацияләрендә һәр номинациядә 5әр кеше, “2 разрядлы иң яхшы белгеч – җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире” һәм “Җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы иң яхшы белгече” номинацияләрендә һәр номинациядә 2шәр кеше катнашты.

Тестлаштыру нәтиҗәләре Комиссия утырышында билгеле булачак.

Конкурсның финал этабына узган катнашучылар исемлеге белән сайтта танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International