Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 7 ноябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә республика районнарын видеоконференцэлемтә режимында җәлеп итеп «Министрлыкның 2019 елда Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча эше турында» темасына коллегия утырышы узды.

Төп доклад белән юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина чыгыш ясады, ул министрлыкның республиканың җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү буенча эше турында җентекләп сөйләде.

Моннан тыш, коллегия барышында Югары Судның административ эшләр буенча суд коллегиясе суд составы рәисе Денис Горшунов һәм Чирмешән суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Наилә Вәгыйзова чыгыш ясадылар.

Коллегия утырышында тагын Югары Суд рәисе Илгиз Гилазов, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – ТР баш суд приставы Игорь Безуевский,  ТР ДС законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, ТР Президенты аппараты вәкилләре, министрлык коллегиясе әгъзалары, Казан шәһәре район судлары рәисләре, республиканың җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре, суд органнары вәкилләре,  шулай ук министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнаштылар. 

Утырыш ахырында Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.

Министрлык коллективы бүләкләнгән коллегаларын котлый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International