Хезмәттәге тәртипкә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе утырышы

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

2019 елның 11 ноябрендә министр урынбасары Надежда Рагозина рәислегендә Юстиция министрлыгының Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттәге тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе утырышы узды.

Утырышы эшендә “Россия юристлар ассоциациясе” Татарстан төбәк бүлеге рәисе советнигы , “Россия юристлар ассоциациясе” Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы Минфаик Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны Валентин Ганчурин, ТР Президентының коррупция сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш советнигы Салават Рәхимов катнаштылар.

Утырыш кысаларында министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашырганда килеп чыга торган коррупцион рискларга бәя бирү турындагы мәсьәлә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International