Социаль законнар өлкәсендә норматив хокукый актлар проектлары буенча эшче төркем утырышы

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

2019 елның 12 ноябрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының социаль законнары өлкәсендә норматив хокукый актлар проектлары буенча эшче төркем утырышы узды.

Утырыш барышында эшче төркем әгъзалары тарафыннан “Җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу буенча Татарстан Республикасы вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты каралды.

Закон проекты буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителә торган үзгәрешләр концепциясен эшләп бетерү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International