Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировка ачылышы

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданында дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза” дип аталган ике көнлек стажировка ачылышы узды.

Чара юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәткәрләрен профессиональ үстерү секторы мөдире Андрей Беденьгов, КФУ дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, шулай ук министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды.

Әлеге чара кысаларында стажировканы республиканың Әгерҗе, Алабуга һәм Түбән Кама муниципаль районнары җирле үзидарә органнарының, ТР мәдәни мирас объектларын саклау буенча юридик бүлекчәләренең    вазыйфада бер елдан кимрәк булган җитәкчеләре узачаклар.

Стажировка программасы оешманы өйрәнүгә һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген, норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза ясауны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International