2019 елның 13 ноябрендә видеоконференцэлемтә режимында авыл җирлекләре башлыклары, авыл советлары секретарьлары, республика муниципаль районнарының юридик хезмәтләре вәкилләре өчен гражданнар җыенын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең башкарма секретаре урынбасары – юридик идарә башлыгы Сергей Столяров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе аппаратының юридик идарәсе баш белгече Рәмзия Исмәгыйлева, җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашты.
Киңәшмә барышында гражданнар җыеннарын оештыру һәм үткәрүнең, аерым алганда, җыеннарны этаплап уздыруның актуаль мәсьәләләре каралды, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләренә кирәкле тәкъдимнәр бирелде.