Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышы

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 14 ноябрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциацияе президиумы утырышында катнашты.

Утырыш кысаларында муниципаль берәмлекләр советының чираттагы съездын җыю, демографик хәлне яхшырту буенча муниципаль берәмлекләрнең бурычлары һәм эшчәнлек юнәлешләре турындагы мәсьәләләр, шулай ук республиканың фельдшер-акушерлык пунктларында кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре каралды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты рәисе Әсгать Сәфәров, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин,Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча  комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, финанслар министрының беренче урынбасары – Финанслар министрлыгының Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов, сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International