2019 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Киров суд районы җәмәгать судьяларының төзекләндерелгән бинасын карады.
Бинаны карау барышында Рөстәм Миңнеханов яңартылган суд утырышлары залларын, судьялар кабинетларын, архив һәм башка бүлмәләрне карап чыкты, суд эшчәнлеген башкару һәм судка мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен уңайлылык шартларын бәяләде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Алафузов ур., 4 йорт адресы буенча урнашкан бинаны капиталь ремонтлау кысаларында фундаментны көчәйтү һәм гидроизоляцияләү эшләре башкарылган, коммуникацияләр, түбә һәм тәрәзәләр алмаштырылган, эчке отделка эшләре һәм территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган, шулай ук җиһазлар алмаштырылган һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче катламнары өчен шартлар булдырылган.
Суд эшчәнлеген башкаруның яхшыртылган шартлары белән танышырга ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Суд департаментының ТР идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Россия Суд департаменты җитәкчесе - ТР буенча баш суд приставы Игорь Безуевский, ТР Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казан шәһәре Киров районы суды рәисе Олег Соколов, «ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ директоры Марат Айзатуллин, ТР Югары Суды рәисенең административ эшләр буенча урынбасары Роман Гафаров, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы Илдар Сибгатуллин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов чакырылган иде.
Сәфәр йомгаклары буенча җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән гомуми җыелыш уздырылды, соңыннан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев белән бергә җәмәгать судьясына һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бүләкләнгән коллегаларыбызны котлыйбыз!