Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсы җиңүчеләре булдылар.
Билгеле булганча, конкурс ике этапта узды. Конкурсның беренче этабында анкета мәгълүматлары һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын белү буенча белемнәр тикшерелде, шулай ук профессиональ күнекмәләрне бәяләү максатыннан WorldSkills ярышларында кулланыла торган эшлекле уен оештырылды. Икенче этапта катнашучылар үзләренең шәхси конкурс проектларын якладылар.
Конкурсның ике этабын да уңышлы узу нәтиҗәләре буенча Мингалимов Илфат һәм Әлмөхәммәтов Линар “Законлылыкны, халык һәм территорияләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендә идарә” һәм “Дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый һәм кадрлар ягыннан тәэмин итү” номинацияләрендә җиңүчеләр булып танылдылар. Коллегаларыбызны котлыйбыз!