КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә квалификация күтәрү программасы ачылышы

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

2019 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе мәйданында «Муниципаль норматив хокукый актларны татар теленә тәрҗемә итү» квалификация күтәрү программасын ачуда катнашты.

Мөхәррәм Ибәтов программада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, курсның уңышлы узуын теләде һәм муниципаль актлар текстларын татар теленә тәрҗемә итү өлкәсендә квалификацияле белгечләр әзерләүнең актуальлеген билгеләп үтте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, курс программасы беренче тапкыр гамәлгә ашырыла һәм республиканың шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен эшләнгән. Курсны узу теоретик һәм гамәли блокларны үзләштерүне күздә тота.

Йомгаклау аттестациясен узу нәтиҗәләре буенча курста катнашучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International