Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясау буенча экспертлар конкурсы җиңүчеләре билгеле

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

2019 елның 19 ноябрендә Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясау буенча  экспертларның IV республика конкурсы комиссиясенең йомгаклау утырышы узды. 

Билгеле булганча, конкурста катнашу өчен 9 гариза тапшырылган иде, 2019 елдагы конкурс җиңүчесе һәм призерлары аларны карау нәтиҗәләре буенча ачыкланды. 

Конкурның җиңүчесе дип Вафин Эдуард Яфасович (1 урын), конкурс призерлары дип  Фомина Татьяна Владимировна (2 урын) һәм Хәмидуллина Гөлназ Мөнир кызы (3 урын) танылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International