2019 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган «Бала хокук даирәсендә»-«Ребенок в мире прав» VI Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
Конкурсны үткәрү балалар һәм яшьләрне мәгълүмати-хокукый агарту, аларның социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыру, шулай ук яшь буынның хокукый культура өлкәсендәге иҗтимагый файдалы эшчәнлеген пропагандалауга юнәлтелгән.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы инде алты ел рәттән уздырыла торган конкурсны гамәлгә куючыларның берсе булып тора. 2019 елда конкурска 328 ролик керде, аларны булдыруда 1 меңнән артык бала катнашты, конкурсның сайлап алу этабына 288 ролик узды.
Министрның беренче урынбасары Айнур Галимов катнашучыларны министрлык исеменнән котлады, әле бик яшь булган балаларга хокукый тәрбия һәм белем бирүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Аннары Айнур Галимов республиканың Ютазы районының Урыссу 3 нче урта мәктәбе укучысы, «Минем хокукларым - әкият түгел» дигән роликны төшергән Богдана Шәймәрдановага җиңүче дипломы тапшырды.