"Вверх!" республика конкурсы финалистлары белән очрашу

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 19 ноябрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов "Вверх!" конкурсы финалистлары белән очрашты. Финалистлар конкурсны узу кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында стажировка узачаклар.

Конкурс 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм республиканың дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләре, оешмалары һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен идарәче кадрларны әзерләү һәм стажировкалау механизмын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Очрашу барышында Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова әлеге конкурсның "Кадрлар резервы" республика яшьләр проектының йомгаклау этабы булып торуын әйтте. Алла Абросимова, шулай ук, министрлыкларда стажировкаларны уңышлы узган катнашучыларның Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составына керергә мөмкин булуын билгеләп үтте.

Очрашу кысаларында Айнур Галимов булачак стажерларның шәхси проектлары белән танышты һәм аларга киләчәктә һөнәри үсеш һәм үз идеяләрен тормышка ашыру өчен стажировкадан нәтиҗәле файдалануларын теләде.

Моннан тыш, юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева белән берлектә булачак стажерлар өчен министрлык буенча таныштыру экскурсиясе үткәрделәр.

Белешмә өчен:

2019 елда конкурсның гариза бирү компаниясенә 346 гариза бирелгән иде, республиканың 21 муниципаль берәмлегеннән турыдан-туры этапларны узу өчен 131 катнашучы сайлап алынды. Конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча 42 финалист сайлап алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International