2019 елның 21 ноябрендә республиканың суд департаменты идарәсендә ТР Югары суды рәисе урынбасары Роман Гафаров рәислегендә Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышы узды.
Утырыш кысаларында республика судьяларының XIV чираттан тыш конференциясен уздыру, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларны әзерләү, отставкага китүче һәм медиторлар эшчәнлеген профессиональ нигездә башкарырга теләк бердергән судьяларны сайлау турындагы мәсьәләләр, шулай ук БРИКС илләре Югары судлары рәисләре форумына әзерлек турындагы мәгълүмат каралды.
Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина киңәшмә барышында республиканың җәмәгать судьясы аппаратлары хезмәткәрләренә күрсәтелә торган социаль яклау чаралары турында сөйләде.
Утырыш барышында каралган барлык мәсьәләләр буенча да Судьялар советы тарафыннан тиешле карарлар кабул ителде.