2019 елның 21 ноябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципаль хезмәткәрләрне мәҗбүри дәүләт иминләве һәм җирлекләрдән республиканың муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча бирелгән дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә уздырды.
Киңәшмә эшендә министрлыкның финанс бүлеге башлыгы Наилә Гыйззәтуллова, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең юридик идарәсе баш белгече Анастасия Әхмәтвәлиева, башкарма комитетлар җитәчеләре, шулай ук республиканың шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарының финанс һәм юридик бүлекчәләренең җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмә кысаларында иминләү оешмалары белән муниципаль контрактлар төзү һәм тиешле хисапларны бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.