Арча муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итү

2019 елның 22 ноябре, җомга

2019 елның 22 ноябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Арча муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте. 

Гражданнарны кабул итү барышында аларның төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартуга, хезмәт күрсәтүченең каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча кагыйдәләрне үтәмәвенә, шулай ук торак, җир һәм салым законнарына кагылышлы мөрәҗәгатьләре  каралды. Мөрәҗәгать итүче гражданнарга хокукый характердагы күрсәтмәләр һәм аңлатмалар бирелде.

 Районга чыгу кысаларында Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айнур Таһиров һәм җирле үзидарә органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырылды. Киңәшмә барышында муниципаль хезмәтне үстерү программаларын гамәлгә ашыруга, муниципаль норматив хокукый актларны бастырып чыгаруга, аларга коррупциягә каршы экспертиза ясауга, шулай ук административ комиссияләр эшчәнлеген һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләрне төзү буенча вәкаләтле урындагы затларның  административ эшчәнлекләрен оештыруга кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International