2019 елның 25 ноябрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының дәүләт төзелеше һәм административ законнары өлкәсендә норматив хокукый актлар проектлары буенча эшче төркеме утырышын уздырды.
Утырыш барышында эшче төркем әгъзалары «Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» 2012 елның 25 декабрендәге 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр концепциясе турында фикер алыштылар.