Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видеокабул итү

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 27 ноябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле урындагы затлары, административ комиссияләр секретарьлары, шулай ук юридик хезмәтләр хезмәткәрләре  белән “Административ җаваплылыкка тарту практикасы” темасына видеокабул итү чарасын уздырды.

Чарада административ эшләр буенча суд составы рәисе, ТР Югары Суды судьясы  Рәсим Нәфыйков, Россия ЭЭМ Казан шәһәре буенча миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы урынбасары Наталья Абросимова, ТР ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең административ законнарны үтәү бүлегенең аерым йөкләмәләр буенча инспекторы, полиция майоры Раил Мөхәммәтҗанов, Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы Майя Пашкова, Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова катнаштылар.

Видеокабул итүдә Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең 1 категорияле юристконсульты Динар Фәттахов та актив катнашты.

Видеокабул итү кысаларында административ  җаваплылыкка тарту, беркетмәләр төзү һәм материалларны карау мәсьәләләре буенча мәгълүмат яңгырады, шулай ук практикада очрый торган кыенлыклар турында фикер алыштылар.

Муниципаль хезмәткәрләрнең сорауларына профильле оешмалар һәм министрлык вәкилләренең җаваплары ТР Югары Суды вәкилләре комментарийлары белән тулыландырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International