2019 елның 28 ноябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану практикасы” темасына семинар-киңәшмә узды.
Чарада ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек буенча идарәсенең норматив хокукый атларның законлылыгын күзәтү бүлеге прокуроры Мария Филиппова, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе башкаручы секретаре урынбасары – юридик идарә башлыгы Сергей Столяров катнаштылар.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану анализы һәм агымдагы елның октябрендә җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль норматив хокукый актларны муниципаль регистрга юллау турында мәгълүматны җиткерде.
Мөхәррәм Ибәтов кире элемтә режимында Буа, Бөгелмә, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат районнары вәкилләре хисапларын тыңлады һәм җаваплы затларга “Кодекс” мәгълүмат системасын уңышлы куллану буенча күрсәтмәләр бирде.
Моннан тыш киңәшмә кысаларында җирле үзидарә органнарының аларга тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре турындагы мәсьәләләр дә каралды.