Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең практик семинары

2019 елның 29 ноябре, җомга

Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең Казан шәһәре башкарма комитетында узган практик семинарында катнаштылар.

Ассоциация әгъзалары – семинарда катнашу өчен башка шәһәрләрдән килгән вәкилләр иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча шәһәр структурасы эшчәнлеге, муниципаль парковка кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланганда административ-техник инспекцияләрхезмәткәрләре эше белән таныштылар һәм административ комиссияләр эшчәнлеге буенча фикер алыштылар.

Юстиөия министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова республика муниципаль берәмлекләре административ комиссияләре эшчәнлегенең төп хокукый нигезләре һәм министрыкның комиссия эшчәнлеген оештыруда җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаров һәм Башкортостан Республикасының Юстиия эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Заниль Галямов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International