Коррупциягә каршы юнәлештәге конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләр республика конкурсларына йомгак ясауда һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты.  Республиканың мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары лаеклы бүләкләрен алдылар.

Татарстан Республикасында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләр республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү матур традициягә әйләнде. Быел коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган берничә республика иҗат конкурсына йомгак ясалды.

Рөстәм Заһидуллин конкурста катнашучыларга һәм чара кунакларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында "Вөҗдан - дус, коррупция - дошман" дип аталган иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International