Г. Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен һәм Татарстан Республикасының "Ел юристы" премиясен тапшыру тантанасы

2019 елның 7 декабре, шимбә

Юстиция министры Р.И. Заһидуллин Казан Ратушасында Г. Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен һәм Татарстан Республикасының "Ел юристы" юридик премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Чара башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Россия юристлары ассоциациясе җитәкчелеге һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы граждан законнарын кодификацияләү һәм камилләштерү советы әгъзалары белән очрашты. Р. Н.Миңнеханов катнашучыларны сәламләде һәм узган Юристлар көне белән котлады.

 Р. Н.Миңнеханов тантаналы шартларда  юридик берләшмә вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында ТР Юстиция министрлыгының Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы Н. Ю.Казанцева да бар иде.

Габриэль Шершеневич исемендәге премияне Россия юристлары ассоциациясе рәистәше П.В. Крашенинников тапшырды. Аның белән юридик фәннәр докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, МДУ юридик факультетының граждан хокукы кафедрасы мөдире Е.А. Суханов, юридик фәннәр докторы, Мәскәү юридик академиясенең Дәүләт һәм хокук теориясе кафедрасы профессоры В. В. Лазарев бүләкләнде.

"Россия юристлары ассоциациясе" Татарстан төбәк бүлеге рәисе И.Ш. Халиковка Россия Федерациясе Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" АҖ программаларын алып баручы, Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Г. Р. Миньязовага "Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү" номинациясендә 2019 елда Татарстан Республикасының "Ел юристы" юридик премиясен тапшырды.

"ТР ел юристы" премиясе "Россия юристлары ассоциациясе" Татарстан төбәк бүлеге Советы тарафыннан гамәлгә куелды. Ул югары квалификацияле юристларның казанышларын билгеләп үтү өчен булдырылган,  аның максаты — юрист һөнәренең статусын һәм абруен күтәрү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International