Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
20 ел элек республикабыз парламенты, 1992 елгы референдумда чагылыш тапкан халык ирегенә таянып, Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итте.
Бу еллар дәвамында Конституция гражданнарның хокуклары һәм ирекләренә, Россия Федерациясе кысаларындагы дәүләтчелегебезгә, җәмгыятьтәге социаль-сәяси тотрыклылыкка, хакимиятнең бөтен баскычларында җайга салынган һәм нәтиҗәле эшкә ышанычлы гарантия булды һәм шулай кала бирә.
Бүген, моннан 20 ел элек булганча, Татарстанны республиканың Төп законы нигезендә чәчәк аттыру һәм иминлек саклауны дәвам иттерү уртак бурычыбыз булып кала бирә.
Гражданнарның тынычлыгы һәм бердәмлеге һәрвакытта да Татарстан Республикасы сәясәтенең стратегик өстенлекләре булды һәм булачак. Һәммәбез дә республикабызның киләчәге, Конституция принципларының саклануы өчен җаваплы. Һәрберебездәге актив гражданлык позициясе, иҗади хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек безнең алга куелган барлык бурычларны үтәргә һәм масштаблы планнарны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, уңышлы һөнәри эшчәнлек һәм Татарстан Республикасы өчен яңа эшләр башкаруны теләп калам.