Республикада Татарстан Республикасы Конституциясе Көне алдыннан Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 20 ел булуга багышланган тантаналы чаралар уза: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары республика мәктәпләрендә парламент сәгатьләре уздыралар, ә югары уку йортларында исә әлеге вакыйгалар уңаеннан конференцияләр үткәрелә.
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә “Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеге” темасына ачык лекция укыды. С.Н.Столяров лекция барышында академия студентларына республика парламентының закон чыгару эшчәнлеге турында гына түгел, парламентаризм тарихы, Татарстан Конституциясен кабул итү, аның републикабызның һәр гражданы тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Югары уку йорты студентлары һәм мөгаллимнәре юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяровның хокук темасына багышланган лекциясен зур кызыксыну белән тыңладылар һәм рәхмәт әйттеләр.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте