Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар кайбер закон проектларын һәм мәсьәләләрне карадылар.
Утырышта юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов та катнашты, ул Чирмешән муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләренең үтәлеше барышы турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Чирмешән муниципаль районында хокук тәртибен тәэмин итү һәм хокук бозуларны профилактикалау турындагы Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыруның барышы турындагы Комитет контролендә булган мәсьәләне 2020 елда кабат карау турында карар кабул ителде.