Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында "Үз һөнәрендә иң яхшысы" исеменә конкурста җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

2019 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында "Үз һөнәрендә иң яхшысы" исеменә конкурс финалы узды.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Судьялар советы рәисе Р. Ф. Гафаров, Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы А. М. Газетдинов,  Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы Г. А.Гафурова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Т.В. Забегина, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В. П. Ганчурин һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы комиссиясе әгъзалары катнаштылар.

Финал этабында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре түбәндәге өч:

1) "Заманча Россиядә җәмәгать юстициясе проблемалары";

2) «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең вазыйфаларын аерып чыгару";

3)"Эш башкаруны автоматлаштыру – камилләшү юллары һәм үсеш перспективалары" темаларның берсенә слайдлар кулланып доклад формасында йомгаклау эшен тәкъдим иттеләр.

Балларны санау нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары тарафыннан түбәндәгеләрне җиңүчеләр һәм призерлар дип тану турында карар кабул ителде:

"Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты" номинациясендә:

1 урын – Шәймәрданова Диләрә Фәрит кызы-Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

2 урын - Сәфәргалиева Гүзәл Әсхәт кызы-Татарстан Республикасы Мамадыш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

3 урын – Колесник Татьяна Владимировна - Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 15, 16 нчы суд участоклары җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

"Җәмәгать судьясы аппараты суд утырышының иң яхшы секретаре" номинациясендә:

1 урын – Хисамова Гөлназ Хапбан кызы - Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;

2 урын – Иванова Полина Николаевна - Татарстан Республикасы Бөгелмә суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;

3 урын – Хәбирова Эльвира Рафаил кызы - Татарстан Республикасы Менделеевск суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;

"2 разрядлы иң яхшы өлкән белгеч – җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире" номинациясендә:

1 урын - Әхмәдиева Галия Булат кызы – Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1, 2 нче суд участоклары җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече-канцелярия мөдире;

2 урын - Мозаффарова Зөлфирә Наил кызы – Казан шәһәре Совет суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече-канцелярия мөдире;

3 урын - Реутова Алинә Ринат кызы – Татарстан Республикасы Лениногорск суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече-канцелярия мөдире;

"Җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы иң яхшы белгече " номинациясендә:

1 урын – Гыйрфанова Анастасия Ильинична-Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы белгече;

2 урын – Сөнгатуллина Рәисә Әсгать кызы-Казан шәһәре Совет суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы белгече;

3 урын – Галимҗанова Юлия Рим кызы-Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 20 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы белгече.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International