Квалификация күтәрү курслары программасы төгәлләнде

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Муниципаль норматив хокукый актларны татар теленә тәрҗемә итү” дип аталган квалификация күтәрү программасын ябуда катнашты.

2019 елның 18 ноябреннән 11 декабренә кадәр КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары узды.

Ике модульдән торган укыту программасында 42 тәрҗемәче-җирле үзидарә органнары вәкиле катнашты.

Программаны ябуда йомгаклау сүзе белән юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова чыгыш ясадылар. Курста катнашучыларга тиешле үрнәктәге таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International