Казахстан Республикасы кунаклары визиты

2019 елның 13 декабре, җомга

Бүген Казахстан Республикасы Югары Суды судьясы Бауырҗан Жумагулов Казан шәһәренең Киров суд районы җәмәгать судьялары бинасында булды.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина белән бергә визит кысаларында суд участогы бинасы буйлап экскурсия уздырдылар, Министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү буенча эше турында җентекләп сөйләделәр.

Очрашу барышында җыелучылар җәмәгать юстициясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм әлеге юнәлештә эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Моннан тыш, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Антон Воробьев Министрлыкның республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең эшен тәэмин итү өлешендәге төп юнәлешләре турында сөйләде.

Очрашуда шулай ук Казан шәһәре Киров районы суды рәисе Олег Соколов, Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Аделя Бәдриева һәм хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгыАдель Сафин катнаштылар.

Бауырҗан Жумагулов Казанга суд хакимияте һәм җәмәгать юстициясе органнары юнәлеше буенча Татарстан Республикасының эш тәҗрибәсе белән танышу өчен өч көнлек визит белән килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International