Балтач муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

2019 елның 13 декабрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Балтач муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында  каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча хезмәт күрсәтү мәсьәләсенә кагылышлы мөрәҗәгать карап тикшерелде. Хокукый характердагы тәкъдимнәр һәм аңлатмалар бирелде.

Моннан тыш, районга чыгу кысаларында Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наилә Сабирҗанова һәм җирле үзидарә органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырылды,  аның барышында муниципаль хезмәтне үстерү программасын тормышка ашыруга, муниципаль норматив хокукый актларны бастырып чыгарыгу, норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә, шулай ук административ комиссия һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлеген оештыруга кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International