Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Чистай шәһәр судын ачу тантанасында катнашты

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

2019 елның 16 декабрендә Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасы Чистай шәһәр судының яңа төзелгән бинасын тантаналы рәвештә ачтылар.

Суд бинасын ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар сыйфатында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Суд департаментының ТР идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – ТР баш суд приставы Игорь Безуевский, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук район судлары рәисләре һәм районның хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.

Тантанасы барышында Алексей Песошин чистайлыларны котлады һәм судның яңа бинасы индивидуаль проект буенча төзелгәнен билгеләп үтте.

Бүгенге көндә шәһәр суды бинасы заманча таләпләргә җавап бирә, хезмәт бүлмәләре һәм суд утырышлары заллары саклык һәм янгын сигнализациясенең санлы системалары, шулай ук аудиоберкетмә системасы белән җиһазландырылган. Моннан тыш, яңартылган бинада присяжный утырышчылар катнашында суд утырышлары уздыру өчен за да бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Чистай шәһәр судында суд эшчәнлеген, шул исәптән суд рәисен дә кертеп, 7 судья башкара.
Суд аппаратында 29 хезмәткәр эшли. Агымдагы елның узган чорында 3,9 меңнән артык эш каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International