Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында катнашты, ул Альберт Хәбибуллин рәислегендә узды.
Утырыш кысаларында Комитет әгъзалары Татарстан Республикасының 5 закон проектын һәм Комитетның 2020 елга эш планын карадылар.
Мөхәррәм Ибәтов "Тукай муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составына керүче "Кече Шилнә авыл җирлеге муниципаль берәмлеге" һәм Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге чикләрен үзгәртү турында" һәм "Менделеевск муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары буенча фикер алышуда катнашты.
Барлык закон проектлары да профильле комитет тарафыннан кабул итүгә тәкъдим ителде һәм Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.