2019 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов "Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында" муниципаль норматив хокукый актларны урнаштыру өчен җаваплы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән Порталның киңәйтелгән функционалын куллану буенча видеоконференцэлемтә режимында укулар уздырды.
Чарада "Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге" ДУПнең Ачык хөкүмәт эшчәнлеген координацияләү бүлеге белгечләре Диана Сафина һәм Нияз Минибаев катнаштылар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Порталның киңәйтелгән функционалы министрлыкка аларны муниципаль регистрга кертү өчен актлар текстларына һәм алар турында белешмәләргә керү мөмкинлеген тәэмин итә.