Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы

2019 елның 20 декабре, җомга

2019 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Югары судында Роман Гафаров җитәкчелегендә Судьялар советы утырышы узды.

Агымдагы елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча эш нәтиҗәләре турында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сөйләде. Министр шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча җәмәгать судьялары тарафыннан  салына торган штрафлар өлкәсендәге үзгәрешләр турында да сөйләп китте.

Судьялар советы министрлыкның 2019 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди һәм техник тәэмин итү буенча эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International